җәя

җәя
1. Дуга кебек итеп бөккән сыгылмалы агачның баш-башыннан тарттырып бәйләнгән бауны киерү ярдәмендә укны еракка аттырып җибәрә торган борынгы ату коралы 2. Иярнең алгы һәм арткы ягында җәя (1) кебек итеп бөгеп эшләнгән кырые, ияр очы, ияр кашы 3. лингв. Җәенке кереш сүзләрне, өстәмә сүз һәм ремаркаларны җөмләнең башка кисәкләреннән аеру өчен кулл. тор. дуга яки ярым квадрат форм. тыныш билгесе 4. мат. Үз эчендә төрле гамәлләре булган катлаулы санны берләштереп бирә торган, ярым дуга, квадрат һәм фигура форм. математик билге 5. Йон тетү машинасында нык киереп тарттырылган баудан торган тетү җайланмасы. Пычкы, борау кебек кайбер эш коралларында җәя (1) форм. җайланма

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Нужно сделать НИР?

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»